+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 август 2019, 06:15

Төзелеш тармагы проект финанславына күчә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев файдалануга тапшыру вакыты кичектерелгән йортларны төзеп бетерү юнәлешендә күрелгән чаралар турында сөйләде. Эшләрне финанслау максатында аларны төзүчеләр милкенең бер өлешен – әзер торак һәм коммерция биналарын сату күз уңында тотыла.

Комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин тармакның проект финанславына күчүе турында җиткерде. Бүген 490 объект төзүче 195 оешманың 171е иске схема буенча төзелештә өлешләтә катнашу килешүләрен кулланып эшләячәк. Бу – төбәктәге яңа төзелешләрнең 80 проценты.

Киңәшмәдә катнашучылар торак төзелеше өлкәсендә “кулланучылар экстремизмы” мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары йомгакларын карады. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Елена Родина белдерүенчә, бу өлкәдә хокук бозулар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законга нигезләнә. Ул төзүчеләрнең җаваплылыгын билгели.

Шул ук вакытта дольщикларның таләпләре күләме берничә йөз мең сум тәшкил итә һәм, штрафларны да исәпкә алганда, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү бәясеннән күпкә арта. Моңа бәйле депутатлар корпусы төбәк җитәкчесенә һәм республиканың Югары судына парламент тыңлаулары тәкъдимнәрен җибәргән.
Үз хәбәрчебез.


Читайте нас