Өч яшьлек сабый Себер урманнарында юкка чыккан иде.
Ул сишәмбе көнне Омск өлкәсендә әти-әнисе белән урманга барган җиреннән гаип булган.
Аны 15 минутка машинада калдырып китәләр, килүләренә ул юк була. Өч сәгать туганнары үзләре генә эзли, аннары полициягә хәбәр итәләр.
Баланы 600 кеше эзләгән. Сазлык урыннар күп булу эшне катлауландырган. Ләкин ул табылган. Исән! Ике тәүлек урманда кунган сабыйны табиблар тикшерә. Әлегә башка бернәрсә дә хәбәр ителми.