"Башкортстан лидерлары" конкурсы финалына 72 кеше үтте.
Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, анда катнашучылар уртача 33 яшьтә, ир-атлар 81 процент тәшкил итә. Күпчелек Уфадан.
Финалистларның 17 проценты сәнәгать тармагында эшли, 11 проценты - дәүләт хезмәтендә һәм финанс эшчәнлегендә, 10 проценты медицинада һәм сәүдә өлкәсендә хезмәт сала.
Конкурста җиңүчеләр дәүләт структураларында эшләргә тәкъдим алачак.
"Башкортстан лидерлары" проекты республика Башлыгы Хакимияте тарафыннан яңа сәләтле идарәчеләр эзләү максатында гамәлгә ашырыла. Конкуска барлыгы дүрт мең заявка килде.