Гравий, вак таш һәм урындагы карьерлардан алынган ком авылларга керү юлларын төзекләндерү өчен файдаланылырга, ә авыл хакимиятләре юл эшләре өчен кирәкле техника белән тәэмин ителергә тиеш. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә әнә шундый йөкләмәләр бирде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, быел һәр муниципалитетка торак пунктларга керү юлларын төзекләндерү өчен 10 миллион сум акча бүленген. Шул ук вакытта 1 километр юлның бәясе 500-600 меңнән 1 миллион сумга кадәр үзгәреп тора.
– Кая гына барсам да, барлык җирдә юл төзү, булган юлларга вак таш җәюне сорыйлар, – диде Радий Хәбиров. - Юл эшләре өчен инерт материаллары (чуерташ, вак таш һәм ком) урындагы карьерлардан яисә күрше районнан түләүсез алынырга тиеш. Муниципалитетларда үз техникасы булса, вак таш белән капланган 1 километр юлны төзекләндерүгә чыгымнар 300-350 мең сумга кадәр кимергә мөмкин.
Радий Хәбиров киләсе оператив киңәшмәдә бу мәсьәләне яңадан карарга кушты.