+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 август 2019, 03:53

Бердәнбер предприятие – Башкортстанда

Благовещенда СИБУР холдингының Русиядәге терефтал кислотасы җитештерүче бердәнбер “ПОЛИЭФ” предприятиесендә реконструкцияләү төгәлләнде. Бу вакыйгага багышланган тантанада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русиянең энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “СИБУР Холдинг” идарәсе рәисе Дмитрий Конов һәм “ПОЛИЭФ”ның генеральный директоры Михаил Юрин катнаштылар.

– Бу җайланманы эшкә кушып, “ПОЛИЭФ” аның бердәнбер генә түгел, иң яхшы терефтал кислотасы җитештерүче булуын да раслады. Республикада җитештерүне модернизацияләү – яңа эш урыннары да, салымнар да, шуңа бәйле рәвештә республиканың

арытаба социаль-икътисади үсеше дә дигән сүз. Компания җитәкчелегенә һәм барлык хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Башкортстан инвестицияләр, җитештерүне модернизацияләү, импортны алыштыру буенча башлангычларга ярдәм итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров.

Терефтал кислотасы полиэтилентерефталатны (ПЭТ) синтезлау өчен төп чимал булып тора, аннан төрле эчемлекләр өчен пластик шешәләр, синтетик тукымалар, төрү материаллары, шулай ук медицина эшләнмәләре җитештерелә. Моннан тыш, аның нигезендә идән түшәмәләре, уенчыклар һәм башка продукция өчен экологик пластификаторлар җитештерелә.

Модернизация барышында 150дән артык төп технологик җиһаз, шулай ук ярдәмче җиһазларның күп өлеше яңартылган. Инвестицияләр күләме 6 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, шул исәптән 1 миллиард сумга якын кредит акчалары Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан бүлеп бирелгән.
Читайте нас