Сәүдә үзәге янындагы 2,3 гектар җир яшелләндерелә, анда ясалма сулык һәм шарлавык булачак, шулай ук, балалар мәйданчыгы, кафе һәм башка объектлар төзү планлаштырыла. Сәүдә үзәге идарәчесе Михаил Зверев сүзләренә караганда, парк тулысынча компания тарафыннан финанслана, инвестицияләр күләме – 318 миллион сум. Моннан тыш, инвестор паркка илтүче юлны салуны да планлаштыра.