Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов урып-җыю эшләре буенча республика штабы утырышын үткәрде. Чара видеоконференция режимында үтте, штаб утырышында, аның даими әгъзаларыннан тыш, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре катнашты.
- Әле урып-җыю эшләренең темпы әллә ни түгел, -- дип билгеләде Илшат Фазрахманов. – Һава торышы аграрийларга тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирмәде, ләкин соңгы атнада яңгырлар аз булды, кайгыртучан хуҗалар барлык тырышлыгын салырга тиеш иде. Көтү стратегиясе аклана алмый. Алдагы көннәрдә һава торышы янә әйбәт түгел, шуңа көтәргә ярамый.
- Әле төбәктә 392 мең гектар язгы, көзге һәм кузаклы культуралар җыелган, яки планның дүрттән бер өлеше. Уңыш гектарыннан 20,2 центнер булып, 677 мең тонна ашлык җыеп алынган. Былтыр бу датага 33 процент җыелган иде, тулаем ашлык 1046 мең тонна тәшкил итте. Шуңа күрә һава торышы шартларын, техника күләмен һәм үткән еллар тәҗрибәсен искә алып, урып-җыю эшләренең дөрес тактикасын сайларга кирәк, - дип билгеләде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков.
Министр урынбасары Павел Иофинов авыл хуҗалыгы техникасы алганда һәм модернизацияләгәндә дәүләт ярдәме чаралары булуын билгеләде һәм алардан активрак файдаланырга чакырды.