Бүген республиканың Хәрби дан музеенда "Русия флагы" акциясе узды.
Музейның фәнни хезмәткәре Лилия Нурасова белдерүенчә, чарада республиканың төрле районнарыннан 200гә якын волонтер балалар катнашкан.
- Без музейда балалар өчен экскурсия үткәрдек, тарихи вакыйгалар турында сөйләдек. Чара барышында викторина үткәрдек. Балалар барлык конкурсларда актив катнашты. Шулай ук, аларга Русия флагы турында видеоязма күрсәттек. Алар бу чарадан бик канәгать калды, - диде ул.
Чара ахырында барлык балалар да Русия флагы белән фотога төште.