"Романтик" үсмерләр клубы әгъзалары район Мәдәният сарае алдында "Флаг көне" дигән акция оештырды. Алар һәркемгә халыкның бердәмлеген символлаштыручы триколор тасмачыклары таратты.
Аннары кызлар һәм егетләр айон Мәдәният сарае коллективы оештырган флешмобка кушылды. Бу чарада төрле оешмалар хезмәткәрләре, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.
Мондый чаралар бигрәк тә яшь буын өчен әһәмиятле һәм файдалы, дип саный балтачлылар.