+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2019, 11:11

Дәүләт флагын күрмәсәләр дә, тоялар

Бүген сукырлар өчен тәгаенләнгән махсус республика китапханәсендә Русиянең Дәүләт флагы көненә багышланган чара үтте.

Бүген сукырлар өчен тәгаенләнгән махсус республика китапханәсендә Русиянең Дәүләт флагы көненә багышланган чара үтте.
Анда утыздан артык кеше җыелды.
— Алар тәүдә флаг турында кино карады, аннары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, тарихи викторина үткәрелде. Иң кызыгы рельеф-графика ярдәмендә флаг сурәтен ясау булды. Анда Брайль шрифты белән аңлатмасын да язып куйдык. Өлкәнрәкләр балаларга флаг турында төрле тарихлар сөйләде. Аннары бу хакта фикер алыштылар, — ди китапханәнең бүлек мөдире Гөлшат Солтанморатова.
Гомумән, бу китапханә сукыр һәм начар күрүче кешеләр арасында бик популяр. Биредә биш меңнән артык укучы теркәлгән.
Читайте нас