+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2019, 14:04

Федоровкалылар Русия флагы көнен билгеләде

Бүген Русиядә илнең төп символларының берсе — Дәүләт флагы көне билгеләнә.

Бүген Русиядә илнең төп символларының берсе — Дәүләт флагы көне билгеләнә.
Шушы уңайдан Федоровка районында тантаналы чара үтте.
Район үзәге булган Федоровка авылының Мәдәният сарае алдындагы мәйданына җыелучыларны район Советы рәисе Константин Морозов сәламләде. Ул бүгенге бәйрәмнең русиялеләр өчен үзенчәлекле булуын, нәкъ шушы көнне дәүләтебезнең куәте һәм халыкның бердәмлеге сизелүен билгеләде һәм матур теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм хөрмәтенә бөтен кешегә дә халыкның бердәмлеген символлаштыручы триколор тасмачыклары тагылды. Мәдәният сарае артистлары патриотик җырлар башкарды, үзәк район китапханәсе белгечләре билгеле шагыйрьләрнең Туган илгә багышланган шигырьләрен укыды.
Бала-Чытырман авылы мәктәбенең “Русия патриотлары” юнармиячеләре командасы байракны тантаналы рәвештә мәйданга алып чыкты.
Читайте нас