Бүген Уфада Русия Дәүләт флагы көнен киң билгелиләр.
Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты “Триколор” акциясе оештырды.
“Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда төрле халык вәкилләре, узып баручыларга кечкенә Русия флагчыклары таратып, бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Акциядә катнашучыларның барысы да милли киемнәрдә иде. Шулай итеп, халыклар дуслыгы Дәүләт флагында чагылыш тапты.