+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2019, 15:38

Кушнаренкода - чагу флешмоб

Кушнаренко районында Дәүләт флагы көне уңаеннан үзәк мәйданда бәйрәм чаралары зур оешканлык белән узды.

Кушнаренко районында Дәүләт флагы көне уңаеннан үзәк мәйданда бәйрәм чаралары зур оешканлык белән узды.
Кушнаренко яшьләре һәм волонтерларының "Ирек" клубы әгъзалары тамашачылар игътибарына чагу флешмоб тәкъдим итте. Флешмоб үзәгендә, әлбәттә, Дәүләт флагы булды.
Арытаба мәйданда концерт күрсәтелде. Ә район Мәдәният сараеның уку залында өлкәннәр һәм мәктәп укучылары катнашлыгында викторина узды.
Бүген, шулай ук, балалар һәм үсмерләр арасында Дәүләт флагы темасына багышланган рәсем бәйгесе үткәрелде. Аның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Читайте нас