+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2019, 03:44

Механиканы нинди мәсьәләләр борчый?

“Торатау” Конгресс-холлында теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемалары буенча XII Бөтенрусия съезды ачылды.

“Торатау” Конгресс-холлында теоретик һәм гамәли механиканың фундаменталь проблемалары буенча XII Бөтенрусия съезды ачылды.
Чарада катнашучыларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәбрик­ләү хаты юллады. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова укып ишеттерде.

Съезд эшендә катнашучыларга, шулай ук, ил Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сәламе дә җиткерелде.

– Съезд иҗади, конструктив узар, ә аның тәкъдимнәре ил авиациясенең, медицинаның, энергетиканың, оборона-сәнәгать комплексын ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам”, – диелә анда.

Съездда Русиянең алдынгы фәнни үзәкләреннән, югары уку йортларыннан һәм сәнәгать предприятиеләреннән, шулай ук АКШ, Төркия, Сербия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Украинадан 1500гә якын галим катнаша.

Аларның күпчелеге – яшь галимнәр. Фәнни программа пленар утырышларны, телдән һәм стенд докладларын үз эченә ала. Съезд утырышлары “Торатау” Конгресс-холлында һәм Башкорт дәүләт аграр университеты бинасында уза. Чара 24 августка кадәр дәвам итәчәк.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас