Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан республиканың Милли музеенда бүген эчтәлекле чара үтте.
Музейда “Русия символлары. Русия Федерациясе Дәүләт флагы” сериясеннән фильм күрсәтелде. Аны “Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Бердәм телерадиотапшырулар системасы” идарәсе төшергән.
Музей кунаклары “Мин – гражданин!” гаилә викторинасында да катнашты.
Чарада 100гә якын кеше катнашты. Балалар Русия флагы тарихы белән танышты, өлкәннәр дә белемен арттырды.
Музей директоры Марат Зөлкарнәев әйтүенчә, мондый чаралар аеруча яшь буын өчен бик фәһемле, алар ватанпәрвәрлек тойгысын уята.