+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 август 2019, 13:09

Стәрлебашта Русия флагы көне күңелле үтә

Бүген Стәрлебаш районында Русия флагы көненә багышланган чаралар иртән үк башланды.

Бүген Стәрлебаш районында Русия флагы көненә багышланган чаралар иртән үк башланды.
Бу көнне район китапханәсе хезмәткәрләре «Без бергә Русия флагы астында» дигән флешмобта актив катнашты.
Китапханә алдында дәүләт символикасына багышланган файдалы мәгълүмат белән күргәзмә оештырылган иде. Үтеп баручыларның игътибарын патриотик музыка җәлеп итте, һәркемгә Русия триколоры тасмалары тапшырылды.
Китапханә хезмәткәрләре бөтен аудиториягә Русия флагы турында кызыклы фактлар, бу символның безнең һәм илебез өчен әһәмияте турында сөйләде.
Кич белән стәрлебашлыларны "Триколор" квест-уены, шулай ук "Очрашыйк кичке уенда" дигән чара көтә.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Читайте нас