Бүген Уфада республика Спорт көрәше үзәгенең беренче ташына капсула салу тантанасы булды. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров бүген үзенең бу искиткеч спорт төренә, барлык тренерларга һәм көрәш ветераннарына хөрмәт белдерү хыялы тормышка ашуы белдере. Аның сүзләренә караганда, бу идея 2000 елларда ук барлыкка килгән һәм, ниһаять, ул тормышка ашырыла.
- Бүген - минем өчен бик мөһим көн, минем хыялым тормышка аша. Көрәш сарае республиканың барлык көрәшчеләре өчен туган йорт булачак. Без, Спорт көрәше федерациясе һәм ветераннар белән берлектә, ул Владимир Алексеевич Борман исемен йөртәчәк дигән фикергә килдек. Ул безнең республика өчен, илдә спорт көрәшен үстерү өчен күп эш башкарды, уникаль һәм көчле кешеләр тәрбияләп калдырды, алар белән без бүген горурланабыз, — диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге вакытта республика 2021 елда Яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты хуҗасы булсын өчен эш алып бара. Бу вакытка спорт көрәше үзәге төзелеп бетмәсә дә, ул безнең республиканың иң яхшы, уникаль һәм кирәкле спорт корылмаларының берсе булачак.
Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили, биредә Русиянең бөек чемпионнары һәм чын патриотлары туачак, дип билгеләп үтте.