+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 август 2019, 07:47

Радий Хәбиров - Казанда

Кичә Татарстан башкаласында һөнәри осталык буенча "WorldSkills Kazan-2019" дөнья чемпионаты ачылды.

Кичә Татарстан башкаласында һөнәри осталык буенча "WorldSkills Kazan-2019" дөнья чемпионаты ачылды.
Анда эретеп ябыштыручылар, токарьлар, автослесарьлар, электриклар, дизайнерлар һәм башка юнәлешләр буенча иң яхшылар билгеләнәчәк.
Чараны ачу тантанасына Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде. Русия җыелма командасы составында Сибай күппрофильле һөнәри колледж укучысы Илмир Сәетбатталов та бар. Ул ил абруен “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясендә яклаячак.
— Бу - мөһим халыкара вакыйга, эшче һөнәрләр бәйгесе. Монда безнең егетләрнең катнашуы игътибарга лаек. Миңа бу чараны карау кызыклы, чөнки безгә тәҗрибә уртаклашырга кирәк, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Казан IT-паркында һәм бергә-бер көрәш ( единоборство) сараенда булды. Ул белдерүенчә, Уфада шушы көннәрдә яңа спорт комплексы төзелә башлаячак.
Читайте нас