Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сөт продуктлары базарын үстерү перспективаларына багышланган эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Чара «Россельхозбанк» АҖ тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Сөт иле» гаилә фестивале кысаларында оештырылды. Анда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, федераль һәм төбәк агрохолдинглары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, экспертлар катнашты.
Радий Хәбиров, Башкортстан сөт терлекчелеге буенча Русиянең лидер регионнарының берсе булып тора, дип билгеледе. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 1,65 миллион тонна сөт җитештерелгән. Бу - илдә икенче күрсәткеч.
– Безнең идарә командасы җитди, озак, үҗәт эшләргә әзер, һәм без икенче урында калырга җыенмыйбыз, — диде төбәк җитәкчесе. – Бу бик авыр бурыч, әмма ярышырлык кешеләр булу һәрвакыт яхшы. Шуңа күрә без беренче урынга омтылачакбыз. Моның өчен бездә объектив һәм субъектив алшартлар бар.
Алар арасында Радий Хәбиров, аерым алганда, инвестицияләр күләменең артуын атады. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 113,6 процент тәшкил иткән. Республика соңгы өч елда беренче тапкыр уңай инвестицион динамика күрсәтә. Бу шул исәптән агросәнәгать комплексында эре инвестпроектларны гамәлгә ашыруга бәйле.
— Башкортстан - куәтле, көчле, эре аграр регион. Без сезгә монда барыгызга да яхшы булсын өчен даими эшлибез. Хәзер без, хөрмәтле инвесторлар, сезнең арттан чабабыз. Тик якын арада безгә чират булыр дип уйлыйм, — дип ассызыклады республика җитәкчесе. — Без инвесторларга ярдәм итү өчен тулы финанс, оештыру, административ ярдәм чаралары кулланабыз. Безнең территориябез зур, авыл хуҗалыгын алып бару буенча бик җитди тәҗрибәбез бар һәм бу бик мөһим.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы шулай ук республикада сөт кухнялары системасын торгызу турында сөйләде. Хәзерге вакытта мондый балалар туклануы учреждениеләре Уфа һәм Стәрлетамакта эшли. Ел ахырына кадәр шундый ук производстволар Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белоретта ачылачак, бу төбәкнең бөтен территориясен колачларга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров бу кухняларга югары сыйфатлы сөт китерүчеләргә рәхмәт белдерде, анда ихтыяҗ артачак кына, дип билгеләп үтте.
Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар Башкортстанда сөт терлекчелеген үстерү өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта республика сөт җитештерү һәм яңа мегафермалар төзү күләмнәрен арттыру өчен зур потенциалга ия, бу тармакта лидерлыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Регионда үз инвестпроектларын гамәлгә ашыручы эре инвесторлар күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт һәм биредә сөт җитештерүне үстерү мәсьәләләренә бирелгән игътибарга гаҗәпләнүләрен белдерде.