Бүген Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы рәсми рәвештә ачылды.
«Динамо» стадионына Русиянең 78 төбәгеннән һәм 7 чит илдән (Чехия, Финляндия, Әрмәнстан, Бөекбритания, Литва, Германия, Франция) катнашучылар җыелды.
Башта алар традицион парад белән узды, аннары спортчыларны башкорт эстрадасы йолдызлары һәм “Премьер» төркеме сәламләде. 19.45 сәгатьтә авиашоу башланды. Стадион өстендә Русия, Башкортстан, Русия пенсионерлары берлегенең һәм Спартакиаданың флаглары белән парашютчылар төшәчәк.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русия спорт министры урынбасары Марина Томилова, Русия пенсионерлары берлеге Президиумы рәисе Валерий Рязанский, өч тапкыр дөнья чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Максим Чудов һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодецтан сәламләү сүзләре көтелә.