+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2019, 08:28

Беренче сыйныфка төшүчеләр өчен сөенечле хәбәр

Әлеге ярдәмне алыр өчен укучының әти-әнисе гариза язарга, паспорт күчермәсен һәм тагын берничә документ тапшырырга тиеш булачак.

Респуликаның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев күп бала тәрбияләүче гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләүдә нинди ташламаларга дәгъва итә алуы турында сөйләде.
— Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр мәктәп формасы сатып алу өчен тотынылган чыгымнарны тулысынча кайтара ала. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай тукланырга хокуклы. Шулай ук, беренче сыйныфка баручы балаларга бушлай мәктәп әсбаплары һәм сумка тапшырыла, — диде ул.
Константин Толкачев бу ташламалар гаиләдә 18 яшькә чаклы булган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм гаилә кереме яшәү минимумыннан артмаганнар өчен булуын әйтте.
Әлеге ярдәмне алыр өчен кирәкле документларны бала укыган мәктәпкә тапшырырга кирәк.
Читайте нас