Бүген Президент Владимир Путинның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуы көтелә.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, очрашуда республиканы бүген борчыган мәсьәләләр күтәреләчәк.
Радий Хәбировның әлеге вазыйфага килүенә 11 октябрьдә бер ел тула. Дмитрий Песков әйтүенчә, республика торышы белән танышу өчен җитәрлек вакыт үтте. Инде беренче нәтиҗәләр турында да сөйләшергә вакыт.