+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Августа 2019, 12:40

Өч полиция хезмәткәре 17 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә

Спортчы карьерасы эшләргә тырышкан үсмернең киләчәгенең нинди булачагы билгесез.

Өч полиция хезмәткәре 17 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә. Пляж волейболы буенча Русиянең җыелма командасы составында булган үсмер кыз Анапага чираттагы уенга килә.
Спортчы дус егете белән пляжда ял иткәндә хокук сакчылары аның егетен куып җибәрә. Ә кызны "әхлакый яктан үзен җәмәгать урынында дөрес тотмауда" гаеплиләр һәм моны яшереп калу өчен үзләре белән җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итәләр. Үзенең спортчы карьерасының бозылуыннан курыккан кыз бу тәкъдимгә ризалаша. Соңрак кыз моның турында тренерына сөйли.
Әлеге вакытта 26 һәм 28 яшьлек хокук сакчыларына карата җинаять эше кузгатылган. Өченчесенә карата тикшерү эше ачылган.
Читайте нас