Оператив киңәшмәдә республиканың Ведомствоара җәмәгать хәвефсезлеге советы секретаре Алексей Касьянов алкогольне законсыз сатуны кисәтү буенча күрелгән чаралар турында чыгыш ясады.
Ул белдерүенчә, шушы елның җиде аенда республика буенча Эчке эшләр министрлыгы башка хокук саклау органнары белән берлектә алты “Алкоголь” һәм “Контрафакт” профилактика чарасы үткәргән.
— Бәләбәй, Стәрлетамак, Сибай шәһәрләрендә, шулай ук, Стәрлетамак, Мәләвәз, Кыйгы һәм Чишмә районнарында ялган алкоголь, спиртлы продукция җитештеру һәм ваклап сату буенча яшерен сигез цех эшчәнлеге туктатылды. 60 мең литрга якын алкогольле продукция, аны җитештерү өчен җиһазлар, тутыру өчен савытлар законсыз әйләнештән алынды. 68 җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләргә сигез миллион сумнан артык штраф салынган, — дип хәбәр итте Алексей Касьянов.
Иң мөһиме - үлем күрсәткечләре кимегән. Узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, спиртлы продукция белән агулану очраклары ике тапкыр диярлек азрак теркәлгән. Былтыр 212 кеше үлгән булса, быел — 113 кеше.
Радий Хәбиров контрафакт эчемлекләрне ачыклау һәм аларны сатуга чик кую эшен оештыруның нәтиҗәле булуын сызык өстенә алды.
— Вафат булганнар саны ике тапкыр кимрәк — бу яхшы күрсәткеч. Без проблеманы дөрес күрә белдек һәм аны дөрес хәл итәбез. Йөз кешене коткардык, димәк, дөньяга йөз кеше бүләк иттек. Эш нәтиҗәле оештырылган. Мин моны таныйм һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерәм, - диде республика җитәкчесе.