Башкортстанда эчкече ата-аналарга комплекслы ярдәм итүгә юнәлтелгән «Минем гаиләм» проекты старт алды.
Аны Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстан сенаторы Лилия Гомәрова башлап җибәрде.
Лилия Гомәрова билгеләп үткәнчә, ел саен меңгә якын яңа ятим баланың 70 проценты - "социаль ятимнәр".
«Социаль ятимлекнең төп сәбәбе һәрвакыт диярлек бер - эчкечелек. Шуңа күрә без бөтен көчебезне берләштерергә һәм һәр балага гаиләне саклап калырга ярдәм итәргә булдык", - дип белдерде ул.
"Минем гаиләм» проекты эчкече ата-аналарны реабилитацияләүгә юнәлтеләчәк. Балалары социаль приютка урнаштырылган ата-аналар ашыгыч ярдәм алачак.
Быел республиканың социаль приютлары шундый гаиләләрдән 400дән артык бала кабул иткән инде.
Сенатор сүзләренә караганда, яңа проект кысаларында балалары приютка урнаштырылган ата-аналарның кимендә 80 процентын дәвалау планлаштырыла. Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган, әмма аны белгечләр ярдәмендә үтәргә әзер булган ата-аналар да ярдәмгә исәп тота ала.