+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Августа 2019, 15:40

Җиңүләргә өметләнәбез!

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары күнекмәләрендә булды, хоккейчылар белән аралашты һәм аларга сентябрьдә башланачак Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында уңышлар теләде.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары күнекмәләрендә булды, хоккейчылар белән аралашты һәм аларга сентябрьдә башланачак Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында уңышлар теләде.
– Узган сезон өчен Башкортстан халкы исеменнән сезгә тагын бер кабат рәхмәт белдерәсем килә, – диде Радий Хәбиров. – Яңа сезонда җанатарларыгызны сөендерерсез, иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтерсез дип ышанабыз. Ә без сезнең өчен җан атачакбыз һәм яхшы уйнар өчен барысын да эшләячәкбез. Җиңүләргә бик өметләнәбез. Узган сезондагы кебек көрәшсәгез, барысы да әйбәт булыр. Уңышлар, сәламәтлек һәм яхшы уен сезгә!
Хоккейчылар төбәк җитәкчесенә ярдәмнәре һәм алда торган уеннарга яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерде, ә команда капитаны Григорий Панин аңа уенчылар һәм тренерлар штабы исемнәре белән 2018/2019 елгы Русия чемпионатының бронза медальләрен яулау хөрмәтенә истәлекле плакетка тапшырды.
Радий Хәбиров, шулай ук, яңартылган боз аренасы фойесының бүгенге йолдызлар, «Салават Юлаев» ветераннары һәм халыкара дәрәҗәдә уңышка ирешкән клуб тәрбияләнүчеләренең портретлары белән бизәлгән интерьерын карады.
Искәртеп узабыз: яңа сезонда беренче матчны уфалылар читтә 3 сентябрьдә Кытайның «Куньлунь Ред Стар» клубы белән уйнаячак, ә үз бозында беренче уен 12 сентябрьдә булачак – «Салават Юлаев» Екатеринбургның «Автомобилист»ы белән көч сынашачак.
Читайте нас