+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2019, 15:47

Инвестицияләр артачак

Бүген Хөкүмәттә узган "Инвестиция сәгате" форматындагы киңәшмәдә 1,8 миллард сумнан артык суммага өч инвестпроект каралды.

Бүген Хөкүмәттә узган "Инвестиция сәгате" форматындагы киңәшмәдә 1,8 миллард сумнан артык суммага өч инвестпроект каралды.
Сергиев-Посадтагы "Патриот" компаниясе 2020-21 елларда Ишембайда ит эшкәрту комбинаты төзергә планлаштыра. Барлык куәтләрне эшләтеп җибәргәннән соң, предприятие елына 10 миллион банка тушенка җитештерәчәк. Инвестор проектка 750 миллион сум акча кертә һәм 50 эш урыны булдырырга вәгъдә итә.
Республика Хөкүмәтеннән инвестор җир биләмәләрен рәсмиләштерү һәм чимал белән тәэмин итү буенча ярдәм сорады. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, бу мәсьәләләр белән проблема булмаячак, дип шәрехләде.
Комбинат инвесторларга ташламалар гарантияләнгән махсус икътисади зона чикләрендә урнашачак, ә производство ачылгач, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, күп кенә фермерлар һәм шәхси эшкуарларны да җәлеп итәчәк.
"Уралтехстрой" корпорациясе торбаүткәргечләрдә нефть яисә газ күләмен үлчәү приборлары чыгарырга планлаштыра. Аның җитәкчесе Олег Әминов белдерүенчә, әгәр әлегәчә булган приборлар 25 процентка кадәр төгәлсезлек күрсәтә икән, яңа приборларныкы 1,5 проценттан да артмый.
Иң күп сораулар Саратов дәүләт университетының респиратор һәм фильтрлар өчен наноматериаллар һәм аларны җитештерү буенча перспектив тикшеренүләр фонды проектына булды. Аның проектын үстерү өчен 410 миллион сум акча кирәк. Фонд инвестор эзли һәм Башкортстан төбәк фондына 300 миллион сум акча кертергә тәкъдим итә.
Читайте нас