+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 август 2019, 11:50

Бер ай аю өнендә яткан Александр исән килеш табылды

"Аю ирне берникадәр вакытка гына калдырып киткән булырга тиеш", - ди сунарчылар.

Сунарчылар күптән түгел аю өнендә бер ирне тапкан. Бер ай элек югалган Александрның исән булуы һәркемне гаҗәпләндерде.
Тыва Республикасында яшәүче ир бер ай элек урманга киткән булган. Көтмәгәндә аңа аю һөҗүм итә һәм умыртка сөяген бик нык җәрәхәтли. Кузгала да алмаган ирне җанвар үзенең өненә сөйрәп алып бара һәм шунда калдырып китә.
Сызлануларга түзеп, ир бер ай шул өннән чыга алмый ята. Хәлсезләнгән, бик нык ябыккан ир бер айдан соң гына табыла.
Аюның үләксә ашарга яратуын исәпкә алганда, бу ирне дә сасый торсын дип уйлап, аны аю берникадәр вакытка калдырып киткәндер, дип фаразлый сунарчылар.
Читайте нас