24 яшьлек хатынның операция өстәлендә ни сәбәпле үлгәнлеген полиция хезмәткәрләренә тикшерергә туры киләчәк.
Мәгълүм булуынча, Ставрополь краенда булачак әнинең сабые операция ярдәмендә дөньяга килергә тиеш була. Әмма операция вакытында хатын бик күп кан югалта һәм шунда ук җан бирә.
Тикшерү нәтиҗәләренә ярашлы, хатын үлгәч, реанимациядән табиблар чыгып китә. Моны 72 яшьлек акушер-гинеколог үзенең кан басымы югары булуы, ире, шалтыратып, өйгә кайтуын таләп итүе белән аңлата.
Шул ук вакытта, табиблар хатынның хәле начар булуын алдан ук билгеләгән булган. Бәхетсезлеккә каршы, бу вакытта реанимациядә кислород битлеге дә төзек булмаган. Сабый очраклы рәвештә генә исән калган.