+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 август 2019, 04:36

“Дөньяга йөз кешене бүләк иттек”

Башкортстанда быел суррогат алкогольдән агуланып үлүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән

Башкортстанда быел суррогат алкогольдән агуланып үлүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән


Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сишәмбе көнне оператив киңәшмәдә Президент Владимир Путин белән очрашу нәтиҗәләре буенча бурычлар билгеләде.
Ул өч күрсәтмәне аерым атады: Уфа һәм Агыйдел арасында тимер юл хәрәкәте буенча проект эшләрен дәвам итү, университетара кампус белән Фәнни-белем бирү үзәге төзү һәм Күмертау производство бер­ләшмәсенә ярдәм итү.

Аерым алганда, Радий Фәрит улы, Хөкүмәткә һәм предприятиегә Күмертау заводы җитештергәнне сату нокталарын эзләргә кирәк, дип белдерде. Бу юнәлештә активлыкны арттыру зарур.

Яңа уку елында республика мәктәпләренә 487 737 бала укырга бара. Тәү тапкыр парта артына 55 мең бала утырачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин җиткерде.

Шунысы куанычлы: быел 21 мәктәп сафка кертелүгә бәйле, икенче сменада укучылар саны 8 процентка кимиячәк.

Төп санитар таләпләрнең берсе мәктәпләрдә салкын бәдрәфләрне бетерү иде. Мишкә районында — 26, Зилаерда 7 мәктәптә бу уңайдан эшләрне төгәлли алмау куркынычы бар.

Радий Хәбиров киләсе елга мәктәпләрдә – спорт һәм балалар бакчаларында уен мәйданчыкларын төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга акча бүлү мөмкинлеген карарга кушты.

Киңәшмәдә, шулай ук, таш түшәлмәгән (грунтовая дорога) юллар төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Радий Хәбиров, урындагы мате­риалларны һәм муниципалитет­ларның үз техникасын файдаланып, эшләрнең бәясен киметү мәсьә­ләсен хәл итәргә кушты.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бер чакрым юл төзү өчен хаклар нык аерыла: әйтик, үз карьерлары булган Әбҗәлил районында бу 510 мең сум булса, үз материаллары булмаган Бөредә 5 миллион сумнан артыкка төшә. Шуңа ярашлы, бу максатларга бүленгән 10 миллион сумга Әбҗәлил районында — 20, Бөредә нибары 2 чакрым юл төзергә мөмкин.

Чарада республиканың Ведом­ствоара җәмәгать хәвефсезлеге советы секретаре Алексей Касьянов алкогольне законсыз сатуны кисәтү буенча күрелгән чаралар турында чыгыш ясады.

— Бәләбәй, Стәрлетамак, Сибай шәһәрләрендә, шулай ук, Стәр­летамак, Мәләвез, Кыйгы һәм Чишмә районнарында ялган алкоголь, спиртлы продукция җитештерү һәм ваклап сату буенча яшерен сигез цех эшчәнлеге туктатылды. 60 мең литрга якын алкогольле продукция, аны җитештерү өчен җиһазлар, тутыру өчен савытлар законсыз әйләнештән алынды. 68 җинаять эше кузгатылган. Гаепле­ләргә сигез миллион сумнан артык штраф салынган, — дип хәбәр итте ул.

Иң мөһиме — үлем очраклары кимегән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, спиртлы продукция белән агулану очраклары ике тапкыр диярлек азрак теркәлгән. Былтыр 212 кеше үлгән булса, быел — 113.

Радий Хәбиров контрафакт эчемлекләрне ачыклау һәм аларны сатуга чик кую эшен оештыруның нәтиҗәле булуын сызык өстенә алды.

— Вафат булучылар саны ике тапкыр кимрәк — бу яхшы күрсәткеч. Без проблеманы дөрес күрә белдек һәм аны дөрес хәл итәбез. Йөз кешене коткардык, димәк, дөньяга йөз кешене бүләк иттек. Эш нәтиҗәле оештырылган. Мин моны таныйм һәм бу эштә катнашу­чыларга рәхмәт белдерәм, — диде республика җитәкчесе.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас