Бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко "туры линия"дә халык белән аралашты.
Республиканың төрле почмакларыннан килгән сорауларда сайлауларда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең катнашуы, 8 сентябрьдә башка төбәкләрдә булучыларның тавыш бирүе, кайсы очракта алдан тавыш биреп булуы, башка яңалыклар турында сүз барды.
Мәсәлән, Учалыда яшәүче Лилия Латыйпова өлкән яшьтәге әти-әнисе өчен тавыш бирә алу мөмкинлеге турында кызыксынды.
— Һәр граждан сайлауларда үзе катнашырга тиеш. Әгәр дә сәламәтлеге начар булу сәбәпле сайлау участогына бара алмый икән, моның турында алдан хәбәр итәргә кирәк. Сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре өйгә килеп, аңа ярдәм итәчәк. Алай гына да түгел, сайлау комиссиясе әгъзалары башка кеше өчен тавыш бирүгә юл куя икән, алар административ җаваплылыкка тарттырыла, — диде Илона Анатольевна.
Быел Мәскәүдә укучы студентлар өчен дә яхшы хәбәр бар. Алар илнең башкаласындагы санлы сайлау участокларында республика Башлыгы вазыйфасына кандидат өчен тавыш бирә алачак.