Кичә Туймазы районында булган авария турында тулырак мәгълүмат билгеле булды.
28 августта көндезге сәгать өч тирәсендә водитель юл читенә төшеп китеп, агачка бәрелә. Салондагы 6 һәм 4 яшьлек кызлар шунда ук һәлак була.
35 яшьлек ир эчеп рульгә утырганы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. 24 яшьлек хатын бу ир белән берничә ел элек кенә танышкан.
- Я, Ходай, ни өчен? Бер мизгелдә ике баласын да югалтты! - ди Верониканың ахирәте.
Әйткәндәй, хатын сабыйларының үлеме турында белми әле. Ул үзе дә әлеге вакытта реанимациядә.