Кишерне саклау ысуллары бик күп. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра. Элекке ысул буенча бидонга тутырып, ком белән күмүчеләр дә бар. Кыргычтан кырып, туңдыргычка куябыз, дип әйткәннәрен дә ишетәбез.
Ә без тагын бер ысул тәкъдим итәргә телибез. Кыш буена җитәрлек кишерне яхшылап юыгыз, төпләрен кисеп, чүпрәккә салып киптерегез. Аннары целлофан пакетларга биш-алтыны салып, һава кермәслек итеп башларын бәйләгез. Әлеге пакетларны кәгазь тартмаларга тутырып, базга куегыз. Боларны дөрес эшләсәгез, кыш буе яңа казып алган шикелле, кетердәп торган кишер ашарсыз.