+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 август 2019, 12:37

Миңнегали Шәйморатов тантанага җыйды

Бүген Кырмыскалы районында Башкортстанның милли герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның 120 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Бүген Кырмыскалы районында Башкортстанның милли герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның 120 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Кырмыскалы районының Шәйморат авылында атаклы комдив һәйкәленә чәчәкләр салды. Республикада зурлыгы буенча икенче ат сыны һәйкәленең авторы - скульптор-монументалист һәм архитектор, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Денис Стритович. Монумент республика башлыгы грантына, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең һәм республика халкының ирекле кертемнәренә корылган.
Бәйрәм кунаклары һәм район халкы Миңнегали Шәйморатовның тормышы, легендар дивизиянең ничек барлыкка килүе һәм фронтка китүе турында сөйләгән театрлаштырылган тамаша карады.
Тамашачылар башкорт кавалеристларының батырлыгын сурәтләгән бер сугышның реконструкциясен күзәтә алды.
- Миңнегали Шәйморатов-башкорт халкының уникаль улы, уникаль кеше, легендар комдив, легендар, әмма, кызганычка каршы, бик фаҗигале язмышлы кеше. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз, халкы аны онытмасын, аның белән горурлансын өчен барысын да эшләячәкбез, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен барлык чараларны да күрәчәкбез. Бу елларда Башкортстан Хөкүмәте, җәмәгать оешмалары Миңнегали Шәйморатовка вафат булганнан соң Советлар Союзы Герое исемен бирдерү теләге белән яна. Мин шәхсән үзем моның өчен бөтен көчемне салачакмын. Без, шулай ук, башкаланың Совет мәйданында генерал Шәйморатовка һәйкәл кую һәм сквер ачу турында карар кабул иттек. 1942 елның 25 мартында нәкъ менә Совет мәйданында легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясен тантаналы озату була. Бу урын Уфада үзәк урыннарның берсенә әйләнәчәк, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас