Тикшерү комитеты Башкортстанда бер яшьлек баланы үтерү урынында оператив видеокадрларны чыгарды. Аның барышында малайның әнисе улын үтергән төндә үз гамәлләрен сурәтли.
Видеода хатын-кыз калтыранган куллары белән юрганга курчак төрә, "барысы да яхшы булачак, мин аны яратам..." - дип кабатлый.
"Ач тормасын, еламасын өчен..." - дип аңлата бу гамәлен хатын.
Ул курчакны ишегалдына алып чыга һәм ике көн элек буып үтерелгән улының гәүдәсен күмгән урынга сала. Үтергән вакытта "мин аңа барысы да яхшы булачак, мин сине яратам, дип әйттем", - дип белдерә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дүртөйле районының Исмаил авылында яшәүче 28 яшьлек хатын полициягә баланың югалуы турында хәбәр итә. Ул иртән уянгач, караватында сабыен тапмаган. Эзләү вакытында хатын баласын үзе төнлә өйдән алып чыгып, ерак түгел куакларда калдыруын белдерә. Соңрак ул моның ялган булуын таный: баласын үзе буып үтерә һәм ишегалдында күмә.