+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Августа 2019, 13:34

Ни өчен үтергән?

Дүртөйле районындагы җанөшеткеч хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Дүртөйле районындагы җанөшеткеч хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Баласын үтергән ана тикшерүчеләргә акча юклыгына зарлана. Ике баланы үстерә алмас иде, янәсе.
Шулай ук узган елның октябрендә аның балаларын приютка алырга теләүләре билгеле булды. Моның сәбәбе - коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурыч.
Бер яшьлек бала 29 августта үтерелгән. Бүген төнлә аның гәүдәсе үз участогында табылган. Тикшерүне бутау өчен ике бала анасы улының 29 августка каршы төндә югалуын әйтә, ә аннары күрсәтмәләрен үзгәртә һәм малайны ишегалдына тере килеш алып чыгуын һәм кычыткан куакларына салуын белдерә.
Бераздан ана сабыен буып үтерүен һәм ихатадагы тиреслеккә күмеп куюын таныды.
Читайте нас