+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 сентябрь 2019, 13:35

Радий Хәбиров Уфадагы фестивальләрдә катнашты

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Минем яраткан шәһәрем» һәм "Есть!" фестивальләрендә катнашты.

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Минем яраткан шәһәрем» һәм "Есть!" фестивальләрендә катнашты.
Ул республика башкаласында беренче тапкыр уза һәм гаилә бәйрәме форматында оештырылган. Фестиваль мәйданчыгы итеп Ленин урамы сайланды, ул бер көнгә җәяүлеләр зонасына әверелде.Чараның кунаклары өчен берничә тематик юнәлеш эшли: «Уфа – музыка», «Уфа – театр», «Уфа – модель», «Уфа – телевидение».
«Җиде кыз» фонтаны янындагы мәйданда "Этнозона" эшли. Биредә республика халыкларының традицион кәсепләре — балчыктан эшләнмәләр ясау, агач кисү, йоннан фелтинг техникасында кием ясау буенча мастер-класслар уза. Уфалылар игътибарына шулай ук Уфаның тарихи үзәге территориясендә табылган алтын, көмеш, бронза бизәнү әйберләре куелган борынгы шәһәр макеты тәкъдим ителде.
Шулай ук «Уфа — яшьләр», «Уфа — Спорт» зоналары эшләде.
Төбәк җитәкчесе фестиваль мәйданчыкларын карап чыкты, аларның төрлелеген, осталарның һәм артистларның эш дәрәҗәсен бәяләде. Инициаторлар фикеренчә, «Минем яраткан шәһәрем» – уфалыларның мәдәни-күңел ачу программасына гына түгел, ә туризм үсешенә, шәһәр һәм республика имиджын арттыруга да зур өлеш кертә.
«Уфа – сувенирлар», «Уфа – чәчәкләр», «Уфа – бал» зоналары Башкортостан кунакларына юнәтелгән. Моннан тыш, «Арт-квадрат» шәһәр үзәге территориясендә көн дәвамында төрле инструменталь, шигъри, сәнгать һәм театр чаралары уза.
Радий Хәбиров шулай ук Кунак сарае каршындагы мәйданда Уфа рестораннарының “Есть!” фестивалендә булды .
Читайте нас