+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 сентябрь 2019, 07:51

Белем үрләренә кыю атлагыз!

Быел республикада 487 737 укучы 1310 мәктәп ишекләрен ачып керде, аларның 55 меңе беренче тапкыр парта артына утырды.

Быел республикада 487 737 укучы 1310 мәктәп ишекләрен ачып керде, аларның 55 меңе беренче тапкыр парта артына утырды.
Бүген — Белем көне! 1 сентябрь ял көненә туры килү сәбәпле, укучылар һәм студентлар өчен уку елы 2 сентябрьдә башланды. Быел республикада 487 737 укучы 1310 мәктәп ишекләрен ачып керде, аларның 55 меңе беренче тапкыр парта артына утырды.
Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа уку елында төбәктә 11 яңа мәктәп эш башлады. Бу - Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында иң зур күрсәткеч. Моннан тыш, уку елы ахырына кадәр республикада янә 10 мәктәп сафка кертеләчәк.
Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Яңа уку елы ачышларга, иҗади уңышларга, җиңүләргә бай булсын. Белем үрләренә ныклы, кыю адымнар белән атлагыз. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы һәм максатларның чынга ашуын телибез!
Читайте нас