Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров узган атна ахырында эш сәфәре белән берничә шәһәр һәм районда булды
30 августта Салават шәһәренә эш сәфәре барышында республика җитәкчесе тәүдә юл битумы җитештерүгә махсуслашкан “Битум” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Яңа стандартлы битум җитештерү өчен предприятиедә яңадан техник коралландыру үткәрелгән. Моннан тыш, заманча лаборатория җиһазландырылган. Соңгысы исә Superpave системасы буенча анализлар үткәрү мөмкинлеге бирә. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, республика юлчылары алдында, үзебездә җитештерелгән заманча битумны кулланып, күбрәк юлларны ремонтлау бурычы тора.
Радий Хәбиров “Салаватметалл” җәмгыяте эшенә дә бәя бирде.
Моннан 60 ел элек төзелгән һәм Салават спидвее үзәге булган “Төзүче” стадионына капиталь ремонт быел башланачак. Спорт корылмасын карау нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесе шундый карар кабул итте. Шул ук вакытта эшнең төп күләме 2020 елга туры киләчәк.
Радий Хәбиров яшь мотоузышчыларның күнекмәләрен карады, балалар белән аралашты. Республика җитәкчесе яңартылган стадионны ачуга шәхсән үзе киләчәген белдерде.
Салаватта төбәк җитәкчесе шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусы төзелеше белән танышты. Аны төзү 1989 елда ук башланган, әмма арытаба туктатылган. 2014 елда гына төзелеш яңадан тергезелде. 2016 елның мартында өч корпусның икесе файдалануга тапшырылды.
Радий Хәбиров шәһәрнең башка сәламәтлек саклау оешмаларының, шул исәптән бала тудыру йортының торышы белән кызыксынды, дәваханә җитәкчелеге белән табибларга кытлык проблемасының ничек хәл ителүе турында фикер алышты.
Биредә үк ул предприятиеләрдә онкологик скрининг нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Радиология дәүләт медицина тикшеренү үзегенең генеральный директоры, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн, Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Игорь Каграманян, республика сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Радий Хәбиров Мәскәү экспертларына Башкортстанда гамәлгә кертелгән тәҗрибә турында сөйләде. Әлеге программа онкология авыруын башлангыч стадиядә ачыклаган фельдшер яисә участок табибына 5 мең сум күләмендә премия алу мөмкинлеге бирә. Андрей Каприн бу башлангычны хуплады һәм илдә мондый программа гамәлгә ашырылган башкача бер генә төбәкне дә белмәвен билгеләп үтте.
Республика җитәкчесе “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашыру барышы белән Салават Юлаев урамындагы күпфатирлы алты йортның ишегалды территориясен караганда танышты.
Арытаба республика җитәкчесе шәһәр педагогларының август киңәшмәсендә катнашты. Радий Хәбиров чарада катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Мәгариф өлкәсенең иң алдынгы хезмәткәрләренә – Башкортстанның дәүләт бүләкләре, ә тармак ветераннарына республика төзелүнең 100 еллыгына юбилей медальләре тапшырылды.
“Салаватнефтехимпроект” институтында Радий Хәбиров сәнәгать модельләштерү технологияләре белән танышты. Оешма нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең яңа төзелүче һәм реконструкцияләнүче производстволарын проектлый.
Арытаба төбәк җитәкчесенең эш сәфәре Мәләвез районы буенча дәвам итте. Район үзәгендә ул подъездларны ремонтлау программасы барышы белән танышты, урындагы халык белән аралашты.
“Мәләвез сөт-консерва комбинаты” җәмгыятендә Радий Хәбиров балалар туклануы өчен коры сөт продуктлары җитештерү буенча өстенлекле инвестиция проектын тормышка ашыру белән танышты. Ул җитештерү куәте арттырылуын хуплады һәм республиканың аларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Радий Хабиров, шулай ук, “Тулпар” ат-спорт комплексында булды һәм район башлыгы белән комплекс җитәкчесен “Тулпар”ны модернизацияләү буенча фикер алышу өчен чакырды.
31 августта Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Кырмыскалы районында легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның 120 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Ул Кырмыскалы районының Шәйморат авылында атаклы комдив һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бәйрәм кунаклары һәм район халкы Миңнегали Шәйморатовның тормышын, легендар дивизиянең ничек барлыкка килүен һәм фронтка китүен чагылдыручы театрлаштырылган тамаша карады.
– Миңнегали Шәйморатов – башкорт халкының уникаль улы, уникаль кеше, легендар комдив, әмма, кызганычка каршы, бик фаҗигале язмышлы кеше. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз, халкы аны онытмасын, аның белән горурлансын өчен барысын да эшләячәкбез, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен барлык чараларны да күрәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
1 сентябрьдә исә төбәк башлыгы Уфа шәһәре буйлап йөрде һәм 1 ноябрьгә уфалыларга “Первомайский” паркында һәм “Биюче торналар” фонтаны янында ял итү өчен заманча уңайлы урыннар булдырылачагын вәгъдә итте. Ул әлеге урыннарны Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән карап чыкты.
Төбәк җитәкчесе Орджоникидзе районында “Яшь имәннәр” скверында да булды. Монда шәһәрнең визит карточкаларының берсе – “Биюче торналар” фонтаны ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен монда сукмаклар, эскәмияләр һәм кече архитектура сыннары, җәмәгать туклануы зонасы оештырылачак.
Арытаба Радий Хәбиров “Минем яраткан шәһәрем” һәм “Есть!” фестивальләрендә катнашты. Ул республика башкаласында беренче тапкыр уза һәм гаилә бәйрәме төрендә оештырылган. Фестиваль мәйданчыгы итеп Ленин урамы сайланды, ул бер көнгә җәяүлеләр зонасына әверелде. Чараның кунаклары өчен берничә тематик юнәлеш эшләде.
Төбәк җитәкчесе фестиваль мәйданчыкларының төрлелеген, осталарның һәм артистларның эш дәрәҗәсен бәяләде. Фестивальне оештыручылар фикеренчә, “Минем яраткан шәһәрем” – уфалыларның мәдәни-күңел ачу программасына гына түгел, ә туризм үсешенә, шәһәр һәм республика абруен арттыруга да зур өлеш кертә.
Радий Хәбиров, шулай ук, Кәрван-сарай каршындагы мәйданда Уфа рестораннарының “Есть!” фестивалендә булды.