+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2019, 11:12

Иске йортларда яшәүчеләр калмаячак!

Республикада 4,6 мең кеше иске йортларда тилмерә. Алар биш елда яңа, уңайлы торакка күчерелергә тиеш.

Биш еллык программаның бәясе — 1,65 миллиард сум. Нигездә бу — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды акчасы, республика бюджетыннан да финанслар бүленәчәк. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин җиткерде.
Беренче этапка (2019-20 еллар) 282 миллион сум бүленгән, шуларның 86 миллионы муниципалитетларга бирелгән. Беренче этап кысаларында 666 кеше авария хәлендәге 206 йорттан күчереләчәк.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге проблеманың әһәмиятен ассызыклады һәм якын көннәрдә аның буенча аерым киңәшмә үткәрү зарурлыгын билгеләде.
Читайте нас