Русия эстрадасы йолдызын автомобиль юлларын бушатып каршы алабыз.
Бу уңайдан Черниковкада ике урам ябылачак, дип хәбәр итәләр Уфа шәһәре хакимиятеннән.
Аерым алганда, иртәгә, 5 сентябрьдә, 6 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр "Моторлар төзүчеләр" мәдәният сарае каршындагы мәйдан тулысынча ябылачак, дип хәбәр ителә.
Моннан тыш, Машина төзүчеләр һәм Беренче Май урамнары иртәгә 18 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр ябылачак. Бу урында Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында музыкаль OPEN-AIR узачак.
«Автомобиль йөртүчеләрне маршрут схемасын алдан ук уйлап куюларын сорыйбыз», - дип белдерделәр мэриядә.