+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 сентябрь 2019, 17:30

Агыйделдә кирпеч заводы янә эшли башлады

Завод шәһәрдәге эшсезлек мәсьәләсен хәл итүгә дә берникадәр булышлык итте.

Бүген Агыйдел шәһәрендә 3 ел элек эшен туктаткан силикат кирпеч җитештерү заводы янә эшли башлады.
Әлеге завод аена 6 000 000 кирпеч җитештерү куәтенә ия. Бүгенгә 640 000 данә төзелеш материалын җитештерүгә заказ бар да инде. Предприятие җитәкчесе Марат Маннанов билгеләвенчә, киләчәктә җитештерү куәте тагын да арттырылачак.
Завод 39 кешене эшле итте. Киләчәктә бу күрсәткеч 150гә җитәчәк.
Билгеле булуынча, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәрдә 19 июльдә эш сәфәре булган иде. Анда әлеге заводның киләчәге турында сүз барды.
Читайте нас