+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 сентябрь 2019, 15:07

"Сез соклануга лаек!"

"Республика намусы өчен" Фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеләнде.

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе “Тарихи хәтер” проекты кысаларында ел саен “Республика намусы өчен!” Фестиваль-конкурсы үткәрә. Аның максаты — яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, рухи үсешнең камиллеген булдыру һәм социаль мөһим булган һөнәрләргә игътибар арттыру.
Быел фестиваль республиканың һәр шәһәр-районын колачлады һәм ике төрле форматта барды. Электрон мәйданнарда “Халык танылуын яулау” номинациясендә тавыш җыю һәм мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, гаилә һәм хезмәт, киңкүләм мәгълүмат чараларында оештыруга бүленде.
Бүген Республика концертлар залында Уфа шәһәре округы буенча әлеге конкурста җиңүчеләрне билгеләү чарасы үтте.
- Намус белән республика үсешенә өлеш кертүчеләр соклануга лаек. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та җиңүчеләрне котлый, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Читайте нас