Башкаланың «Торатау» Конгресс-холлында «Башкортстан лидерлары» кадрлар проектының «2020-2025 идарә командасы» конкурсы җиңүчеләре аталды.
Әлеге бәйге идарәчеләрне дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук төбәктә эшләүче эре корпорацияләрдә алга таба эшләү өчен идарә резервларын формалаштыру буенча ачыклау максатында республика Башлыгы хакимиятзжжже тарафыннан тәкъдим ителде.
Конкурсның төп призы - дәүләт структураларында җитәкчелек эше турында тәкъдим. Бүген аны 50 катнашучы алды, алар барысы да төрле тармакларда эшли — казылма байлык чыгару һәм эшкәртү, финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, төзелеш һәм сәнәгать, мәгариф һәм тәрбия, фән, медицина өлкәләрендә эшлиләр.
Республика кадрлар резервының өч айлык марафоны 17 июньдә старт алган иде. Ике этап нәтиҗәләре буенча ярымфиналга 204 катнашучы үтте. Ярымфиналчылар бәяләү чаралары узды, командаларда һәм индивидуаль эшләделәр, конкурсның Остазлар советы каршында үз проектларын тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, финалга 72 катнашучы килде.
Бүген финалчылар ике сәгать дәвамында үзләренең шәхси һәм идарә компетенцияләрен максималь рәвештә күрсәтергә һәм проектның остазларына һәм күзәтүчеләренә аларның 50 җиңүче арасына керергә лаек булуын расларга тиеш иде. Алар барысы да "остазлык" программасына керәчәк, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә урнашу турында тәкъдимнәр алачак.