+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2019, 17:21

Сигезенче каттан бала егылып төшкән

Фаҗигале хәл бүген Уфада булган.

Бүген, 6 сентябрьдә, Уфаның Инорс бистәсендә фаҗигале хәл булган. Мушников урамындагы 27нче йортның 8нче катыннан 6 яшьлек бала егылып төшкән. Кызганычка каршы, ул фаҗига урынында һәлак булган.
Әлеге вакытта урында полиция хезмәткәрләре эшли. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Күпкатлы йортларда яшәүче ата-аналарга кече яшьтәге балаларын үзләрен генә калдыру бик хәвефле. Тәрәзәләргә, балконнарга бик, тимер рәшәткәләр куегыз. Сабыйларыгызны үзләрен генә калдырмагыз.
Читайте нас: