+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2019, 12:17

Укучы укытучыга төкергән

"Блузкамны икенче кабинетка кереп салдым".

Хәзерге балалар укытучыларга башка төрле карашта. Элекке кебек, укытучыны коридордан күрүгә качу, урамда очрасаң, тизрәк үтеп китү юкка чыкты. Башкортстан укытучыларына да еш кына төрле мыскыллауларга түзәргә туры килә.
Инглиз теле укытучысы сөйләвенчә, парталар тезелгән рәтләр буйлап үткәндә бер укучы аның аркасына төкерә. Укучылар шунда ук кем төкергәнен аңа әйтә.
- Мин аны икенче кабинетка алып кердем дә әйтәсе килгәнемне әйттем. Аннары блузкамны салып аңа кидердем, аныкын үзем кидем. Ул кыенсынып өенә йөгерде. Икенче көнне аны әти-әнисе китерде, гафу үтенделәр. Минем блузканы да юганнар иде, - ди ул.
Читайте нас: