Башкаланың "Мотор төзүчеләр" мәдәният сарае каршындагы мәйданда Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында музыкаль опен-эйр тәмамланды. Бәйрәм кичәсенең төп кунагы Русиянең атказанган артисты Валерий Меладзе булды.
"Дуслар, Радий Фәрит улы белән мин Красногорскида таныштым. Ул анда җитәкчелек иткән вакытта да бик җитди тәртип урнаштырылган иде. Шуңа күрә без, красногорскилылар (ә мин Красногорскида яшим), сезгә хәзер көнләшәбез. Чөнки ул туган ягында яшәргә карар итте. Мин ышанам ки, аның барысы да яхшы булачак һәм сез бу хакта үкенмәссез", — диде сәхнәдән Меладзе.
Чара кысаларында төрле яшьтәге кешеләр өчен төрле юнәлештәге активлык зоналары эшләде. Мәсәлән, «Уфа — молодежная» мәйданчыгында берничә зона эше оештырылган: эзтабарлар отрядлары, хәрби-патриотик клублар, ирекмәннәр һәм волонтерлык зонасы, яшьләр субкультура – коспль зонасы, бию, рәсем, уен зоналары буенча мастер-класслар һәм башкалар.
Бәйрәм гаҗәеп тамашага әйләнде.