Очрашуда катнашучылар төбәк җитәкчесе белән Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
- Безнең бурыч республикага яңа энергия бирү иде. Әгәр без зур командага саф һава кертмәсәк, төбәкнең алга таба үсешен гамәлгә ашыру авыр. Шуңа күрә дә шундый бәйге үткәрергә булдык, - диде республика җитәкчесе әлеге очрашуда. – Моннан тыш, без яшьләрдән, энергияле кешеләрдән ниндидер ышаныч кредиты алырга теләдек.
Очрашуда катнашучылар Төбәк җитәкчесе белән Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар арасында – инвестицияләр җәлеп итү, бизнеска ярдәм итүнең төрле инструментларын нәтиҗәле файдалану, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү, авылга ярдәм итү, яшьләрне җәлеп итү, төрле тармакларны санлаштыру, әйләнә-тирә мохитне саклау, шәһәр төзелеше сәясәте һәм территорияләрне төзекләндерү дә бар иде.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, әлеге вакытта 2024 елга кадәр республика үсеше стратегиясен билгеләячәк программа документын әзерләү бара. Анда гомуми трендлар гына түгел, ә һәр мөһим юнәлеш буенча конкрет, үлчәмле күрсәткечләр дә билгеләнәчәк.
– Бу программа Русия Президентының май указларында куелган бурычларга, милли проектларга нигезләнәчәк, әмма безнең республика, муниципалитетлар эшчәнлегенә яраклаштырылачак, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
«Башкортстан лидерлары» кадрлар проектын республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хабиров тәкъдим итте.
17 июньнән проект кысаларында " 2020-2025 идарә командасы»конкурсы старт алды. Дистанцион сайлап алу нәтиҗәләре буенча, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәгән 195 катнашучы 10 августта узган ярымфиналга чакыру алды. Конкурсның финалына 72 кеше үтте. Алар «остазлык» программасында катнашачак һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә урнашу буенча тәкъдимнәр алачак.