Борай район үзәгендә сайлаулар оешкан төстә башланды һәм дәвам итә. Сайлаучылар исемлегендә 19 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 258е беренче тапкыр үзенең гражданлык хокукын тормышка ашырачак. Аларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырыла.
Районда 48 сайлау участогы эшли. Республика Башлыгы белән беррәттән, борайлылар авыл Советы биләмәләренә депутатлар да сайлаячак.Сайлау участокларына халык агымы тукталмый. Һәр участокт янында бүген концертлар куела, буфетлар, сәүдә нокталары эшли, фельдшерлар дежурда тора. Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләрне алып килү өчен махсус транспорт бүленгән.