+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 10:26

Дүртөйле эшкуарлары сайлаучыларга махсус бүләкләр әзерләде

Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 48056 сайлаучы теркәлгән, - дип уртаклашты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров. - Сайлау комиссияләрендә 500 кеше эшли. Алар барысы да тиешле әзерлек үткән.

Дүртөйледә 69 сайлау участогы булып, шуның берсе ябык режимда эшли. Ул тикшерү изоляторында урнашкан. Беренче тапкыр сайлауларда катнашучылар өчен истәлекле бүләкләр тапшырыла. Моннан тыш, Дүртөйле районының бер төркем эшкуарлары сайлауга килүчеләр өчен үз бүләген әзерләгән: аларга махсус купоннар бирелә. Бу купоннар ярдәмендә дистәгә якын кибеттә азык-төлек һәм көнкүреш товарларын 10-50 процент ташлама белән сатып алып була. Көндезге сәгать бер тулганчы сайлау участокларына халыкның 36,65 проценты килеп тавыш бирде.
Читайте нас